«Нихәл, укытучым?» видеобәйгесе нәтиҗәләре
Бәйгеләр

«Нихәл, укытучым?» видеобәйгесе нәтиҗәләре

«Көмеш кыңгырау» газетасы мәктәп укучылары өчен «Нихәл, укытучым?» дип исемләнгән видеобәйге игълан иткән иде.

Катнашучылар яратан укытучылары белән видеоәңгәмәләр төшереп җибәрделәр. Әлеге әңгәмәләрне #нихәлукытучым хэштегы аша Вконтакте социаль челтәреннән карый аласыз.

Бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итәбез.
1 урын — «Адымнар-Түбән Кама» күптелле белем бирү комплексының 7нче Б сыйныфы укучысы Азалия Кәримова,
2 урын — Мөслим гимназиясенең 3нче сыйныфы укучысы Асылъяр Хәсәнова, Лениногорск шәһәре 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы укучысы Раян Шәйдуллин,
3 урын — Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Шәйдуллина Ильвина, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Әхмәтова Айзилә.

Җиңүчеләребез истәлекле дипломнарга һәм бүләкләргә лаек була.

Барыгызга да зур рәхмәт!


Нет комментариев