Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кызыл китап яңартылачак

Һәр ун ел саен Кызыл китапның яңартылган, тулыландырылган варианты нәшер ителергә тиеш.

Татарстанда сирәк очрый торган һәм юкка чыга баручы үсемлек һәм хайваннар турындагы мәгълүматларны туплаган Кызыл китапның беренче чыгарылышы 1995 елда дөнья күргән иде. Һәр ун ел саен Кызыл китапның яңартылган, тулыландырылган варианты нәшер ителергә тиеш.
2006 һәм 2016 елларда яңа басмалары чыккан иде. Бүгенге көндә Татарстанда сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган 631 төр үсемлек, гөмбә һәм хайван исәпләнә.

Кызыл китапның 2016 елгы басмасына 11 төр балык, 108 төр умырткасыз хайван, 318 төр үсемлек, 24 төр лишайник, 33 төр имезүче хайван, 67 төр кош, 4 төр рептелия, 3 төр амфибия һәм 63 төр гөмбә кертелгән булган.

Соңгы өч елда гына Кызыл китабыбыз 15 хайван, гөмбә, үсемлекләр белән тулыланды. Шуларны искә алып, 2025 елда Татарстан Кызыл кызыл китабының дүртенче басмасы нәшер ителергә тиеш.

Хикмәтле «Кызыл китап»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев