Көмеш кыңгырау

Хикмәтле «Кызыл китап»

Айдар әкият ярата, һе, әкиятне кем яратмый аны диярсез сез! Юк шул, Айдар тыңлый торган әкиятләр үзенә бертөрле. Аларны Айдар­га Нәкыйп бабасы сөйли.

Дәвамы. Башы әлеге сылтама аша.

Хикмәтле карт ул Нәкыйп бабай. Географ, сәяхәтче, журналист. Җир йөзендә ул аяк басмаган материклар, илләр, диңгез-океаннар бармы икән?! Җитмешкә җитеп килсә дә, һаман әле яңа җирләргә сәяхәт кылу, күз күрмәгән, колак ишетмәгән үсемлекләр, җәнлекләр эзләп табу турында хыяллана. Әмма быелга ул сәяхәткә чыгудан тукталыбрак тора. Чөнки оныгы Айдарны карыйсы бар. Айдарның әтисе белән әнисе Көньяк Африка республикасына бер елга эшкә киттеләр. Табиблар алар. Африкалыларга медицина ярдәме күрсәтергә кирәк ди. Айдарның да Африкага барасы, андагы маймылларны, юлбарысларны, попугайларны үз күзләре белән күрәсе, мөмкин булса, филгә атланып йөрисе килгән иде дә, булмады. Анда балалар­ны алып барырга ярамый икән. Хәер, моңа Айдарның алай бик исе китмәде. Бабасын бик ярата ул. Әти-әниләре Африкада чакта, бабасы белән яшиячәк. Бабасы аңа һәр көнне бер хикмәтле әкият сөйләргә вәгъдә итте. Үз сүзендә тора торган кеше ул Айдарның бабасы. Хәзер ул аңа көн дә берсеннән-берсе кызыклырак әкиятләр сөйли.


Бу әкиятләр себеркегә атланып оча торган убырлы карчык, җен-пәриләр турында түгел. Андый әкиятләрне дә ярата-яратуын Айдар. Нәкыйп карт сөйли торганнары чын әкиятләр. Табигать турында, җир йөзендә яшәүче төрле-төрле киек җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында. Болар «Кызыл китап»ка кергән җан ияләре, үсемлекләр турында. Хәер, аларны әкият дип атау дөрес тә булып бетмәс. Бик мавыктыргыч, кызыклы булганга күрә генә Айдар аларны әкиятләр, ди. Чынында алар әкият кебек кызыклы хикәятләр.


«Кызыл китап» үзе нәрсә соң ул, дип сорарсыз, мөгаен. Ул шун­дый хикмәтле, могҗизалы китап инде.

Нәкыйп бабай «Кызыл китап»ны кешелекнең вөҗданы, ди. Чөнки ул китапка җир йөзеннән юкка чыгып бара торган җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында язылган, алар турында мәгълүматлар теркәлгән.

«Табигатьне саклау — һәр кешенең, һәр милләтнең, халыкның из­ге бурычы ул»,—дип әйтә Нәкыйп бабай. Аннан ул болай дәвам итә: «Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортлар­ны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үзен үзе юк итә дигән сүз. Ул чагында кеше үзеннән-үзе юкка чыга. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә дә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк». Бу сүзләрне әйткәннән соң бабай озак кына уйланып тора. Уйланырлык та шул, чөнки Нәкыйп бабай үзе җөмһүриятебезнең табигатьне саклау җәмгыяте әгъзасы бит. Рөхсәтсез киселгән һәр агач, ярлары чүплек башына әверелдерелгән елга-күлләр, зәңгәр күгебезгә агулы төтен бөркүче завод торбалары аның йөрәгенә ярамый. Ул табигатьне саклау чаралары турында кайгыртып, һәр көнне төрле оешмаларда була, мәктәп балалары, ата-аналар белән очраша. Кайчакларда предприятиеләре табигатькә зыян китергән җитәкчеләрне җавапка тарттырудан да курыкмый. Шундый кеше инде ул Айдарның яраткан бабасы.


—   Бабай, «Кызыл китап» үзе ниндирәк соң ул?—дип кызыксына Айдар.

—   «Кызыл китап» ачылмалы калын календарьга охшап тора ул, олан,—дип аңлата бабасы.—Аның битләрен яңалар белән алмаштырырга, яисә бөтенләй алып куярга мөмкин. Китап әллә ничә томнан тора. Беренче томга имезүче хайваннарның 236 төре тупланган. Икенче томда—кошларның 287 төре.  

Өченче  том җир-су хайван­нарының 36 төрен һәм сөйрәлүчеләрнең 119 төрен эченә ала. Дүр­тенче томга төче суда яшәүче балыклар тупланган.

—  Ә үсемлекләр?

—  Әйе, олан, сирәк очрый торган үсемлекләргә багышланган китапның беренче томы да басылып чыкты.

—   «Кызыл китап»ның битләре төрле төсләргә буялган,—дип дәвам итте Нәкыйп карт.

Кызыл битләргә теркәлгән хайваннарның һәм үсемлекләрнең хәле бүгенге көндә бик аяныч. Алар тәмам юкка чыгып баралар. Махсус чаралар күрмичә аларны саклап калырга мөмкин түгел.

Сары битләргә теркәлгән киекләрнең һәм үсемлекләрнең саны котылгысыз рәвештә кимеп баруын күрсәтә.

Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Әмма алар да бик аз санда гына сакланып калганнар. Сирәк урыннарда гына очрыйлар. Аларныңда тәмам юкка чыгу куркынычы бар.

Китапның яшел битләренә кайчандыр кызыл, сары, ак битләргә теркәлгән булып та хәзер сакланып калган, яңадан тергезелгән җәнлекләр һәм үсемлекләр кертелгән.

Дәвамын укырга

«Алар яшәргә тиеш» китабыннан, 1994 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: