Казан лицеенда укучы Гыймран Абдуллин Мисырда информатика буенча 36нчы Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган.
Казан лицеенда укучы Гыймран Абдуллин Мисырда информатика буенча 36нчы Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия командасын Мәскәүнең өч укучысы һәм Казанның 2нче лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин тәкъдим итә. Ул инде икенче ел рәттән алтын медальгә ия була», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Россия командасы Олимпиадада барлыгы өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады.
Информатика буенча халыкара олимпиада 1-8 сентябрьдә Александриядә уза. Анда 96 илдән 370 катнашучы көч сынаша.
Былтыр да Гыймран Абдуллин һәм башка Казан укучылары информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медальләр алган иде. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/il-yaalyklary/kazan-ukucylary-informatika-buenca-xalykara-olimpiadada-altyn-medallar-aldy
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
Фото Фрипик сайтыннан.
Комментарии
Без имени
1
0
Афәрин, Гыймран! Дәрәҗәле җиңүең белән!