Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казан укучылары информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медальләр алды

Информатика буенча Халыкара олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә.

Татарстан укучылары Гимран Абдуллин һәм Валерий Родионов Венгриядә узучы IOI-2023 информатика буенча Халыкара олимпиадада алтын медальләр алды. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гимран Абдуллин — Казанның 2нче лицей-интернат укучысы, Валерий Родионов — Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге лицее укучысы.

Татарстанлылар белән бергә ике Мәскәү укучысы да алтын медальгә ия булды: 2086нчы мәктәптән Иван Пискарев һәм В. Ф. Овчинников исемендәге «Икенче мәктәп» лицееннан Антон Степанов.

Информатика буенча Халыкара олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә. Быел ул 28 августта старт алды һәм иртәгә, 4 сентябрьдә тәмамланачак. Ул үз эченә 2 турны ала, һәркайсына 5 сәгать вакыт бүлеп бирелә (Бу вакыт эчендә 3 алгоритмик мәсьәләне чишәргә һәм программалаштырырга кирәк).

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев