Чаллыда “Татар малае -2021” бәйгесенең финал ярышлары узды
17нче май көнне Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә “Татар малае -2021” бәйгесенең финал ярышлары узды.
Анда катнашкан 5-8нче сыйныф егетләренең барысы да бу исемгә лаек иде. Егетләр төрле номинациядә җиңү яулап дипломнарга һәм бүләкләргә ия булдылар.
“Татар малае – 2021” титулына 33нче мәктәп укучысы Әскәров Аяз лаеклы дип табылды. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.
Аяз белән без - «Көмеш кыңгырау»лар 2019 елдан бирле таныш. Нәфис сүз осталары бәйгесендә таныштык без Аяз белән. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/skhnd-lil-geroylary
Алдагы санда Аяз белән әңгәмә укый алырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев