Көмеш кыңгырау

Сәх­нә­дә – Җә­лил ге­рой­ла­ры

Бу сөй­кем­ле егет­кә кай­да тап бул­дык дип уй­лый­сыз ин­де? Юк, цирк­та да, спек­такль­дә дә тү­гел.

Нә­фис сүз ос­та­ла­ры бәй­ге­сен­дә та­ныш­тык без Аяз бе­лән. «Җә­лил уку­ла­ры» ха­лы­ка­ра кон­кур­сын­да Му­са Җә­лил­нең «То­мау­лы гый­шык» ши­гы­рен баш­ка­рып, ка­зый­лар­ны таң кал­дыр­ды ул. Җә­лил абый су­гыш вәх­шә­те, ба­тыр­лык һәм ва­тан­га тугъ­ры­лык ту­рын­да гы­на яз­ма­ган. Аның көл­дер­геч, мә­зәк хәл­ләр ту­рын­да ши­гырь­лә­ре дә бар икән бит!

Җә­лил ши­гырь­лә­ре − төр­ле тел­ләрдә
 
«Җә­лил уку­ла­ры» бәй­ге­се бы­ел икен­че тап­кыр үт­кә­ре­лә. Ша­гыйрь иҗа­ты­на ба­гыш­лан­ган бәй­ге олы­лап, ха­лы­ка­ра ки­мәл­дә уз­ды­ры­ла. Чал­лы шә­һә­рен­нән ге­нә дә бу бәй­ге­дә кат­наш­кан уку­чы­лар са­ны 300дән ар­тып кит­кән. Шу­лай ук әле­ге ча­ра­да яс­ле-бак­ча ба­ла­ла­ры да үз ос­та­лык­ла­рын күр­сә­тә­ләр. Кон­курс бар­лы­гы 4 этап­та уза, аңа фев­раль аен­да йом­гак яса­ла­чак.

Бы­ел бәй­ге­гә яңа но­ми­на­ци­я­ләр өс­тәл­гән. Кол­лек­тив бе­лән чы­гыш ясар­га да бу­ла. Шу­лай ук кат­на­шу­чы­лар Му­са Җә­лил­нең ге­нә тү­гел, баш­ка фрон­то­вик ша­гыйрь­ләр­нең әсәр­лә­рен дә баш­ка­ра ала. Җә­лил ши­гырь­лә­рен чит тел­ләр­дә ише­тү мөм­кин­ле­ге – әле­ге әдә­би бәй­ге­нең бер ка­за­ны­шы ул.

 

Күз ал­ды­гыз­га ки­те­рә­сез­ме, Му­са Җә­лил ши­гырь­лә­ре рус, инг­лиз, ал­ман, әзер­бәй­җан һәм баш­ка тел­ләр­дә сәх­нә­дә яң­гы­рый. Без­нең Җә­лил иҗа­ты тел­ләр­не, мил­ләт­ләр­не бер­ләш­те­рә.

33 мәк­тәп уку­чы­сы Аяз Әс­кә­ров­ның «Җә­лил уку­ла­ры» бәй­ге­сен­дә икен­че тап­кыр кат­на­шуы. Кат­на­шу гы­на тү­гел, уз­ган ел җиң­гән дә. Го­му­мән, Аяз – нә­фис сүз ос­та­сы бу­ла­рак, бәй­ге­ләр­дә бик те­ләп кат­на­ша икән. Җи­ңү­че бу­лу­ның тә­мен бер ге­нә та­ты­ма­ган. Ро­берт Миң­нул­лин ши­гы­рен сөй­ләп бе­рен­че урын ал­гач, ша­гыйрь үзе кул кы­сып кот­ла­ган, бер кап­чык күч­тә­нәч бир­гән аңа хәт­та. Шун­дый дан-хөр­мәт­тән соң да, бәй­ге­ләр­дә ни­чек кат­наш­мый­сың ди?! Бы­ел сый­ныф җи­тәк­че­се Фәү­зия Нә­җип кы­зы бе­лән ки­ңәш­кән­нәр дә, «Җә­лил уку­ла­ры» бәй­ге­се­нә «То­мау­лы гый­шык» әсә­рен әзер­ләр­гә бул­ган­нар. Бо­ры­ны­на то­мау тө­шү ар­ка­сын­да, мә­хәб­бә­тен аң­ла­та ал­мый ин­тек­кән га­шыйк егет ту­рын­да ул.

Чын­нан да, Аяз­ның чы­гы­шы пат­ри­о­тик хис бе­лән су­га­рыл­ган ши­гырь­ләр ара­сын­да ае­ры­лып то­ра иде. Мә­зәк­чән кы­я­фәт­тә, зур бе­рет ки­гән, бо­рын өс­те­нә күз­ле­ген эл­гән. Бу кы­зык­лы об­раз­ны ту­ды­рыр­га әти­се­нең кос­тю­мы яр­дәм­гә кил­гән аңа. Ал­ма ага­чын­нан ерак төш­ми бит, Аяз­ның әти­се – те­атр ар­тис­ты Ил­фат Әс­кә­ров икән. Әти­се­нең спек­такль­дә кия тор­ган шак­мак­лы кос­тю­мы әле­ге чы­гыш өчен мах­сус тек­кән сы­ман ту­ры кил­гән бит.

Го­му­мән, Чал­лы­да бул­ган сай­лап алу тур­ла­рын­да сок­ла­нып ка­рар­лык чы­гыш­лар күп бул­ды. Мәр­тә­бә­ле ка­зый­лар­ның бер­се − Чал­лы­ның мәгъ­лү­мат-ме­то­ди­ка үзә­ге бел­ге­че Хи­са­мет­ди­но­ва Рә­ши­дә Фи­да­ил кы­зы әй­тү­ен­чә, әле­ге бәй­ге­дә шә­һәр­нең һәр мәк­тә­бен­нән уку­чы­лар кат­наш­кан. «Бы­ел сай­лап алу ту­рын өч ра­йон­га бү­леп үт­кәр­дек. Бо­лай җай­лы­рак, кат­на­шу­чы­лар­ның чы­гыш­ла­ры төр­ле­ге­ге си­зе­лә. Ла­ек­лы чы­гыш­лар бик күп, ба­ла­лар ты­ры­шып әзер­лән­гән­нәр. Шу­ңа кү­рә, сай­лап алу да җи­ңел­ләр­дән бул­ма­ды бы­ел. Алай да иң-иң­нәр бил­ге­ле ин­де. Чал­лы­дан бар­лы­гы 29 ба­ла ки­лә­се тур­га үт­те. Алар Ту­кай ра­йо­ны Ис­ке Аб­дул авы­лын­да чы­гыш ясар­га әзер­лә­нә хә­зер», − дип фи­кер­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты ул.

 

Төр­ле ил­ләр­дә, төр­ле тел­ләр­дә Му­са Җә­лил ши­гырь­лә­ре яң­гы­рый. «Җә­лил уку­ла­ры» ха­лы­ка­ра әдә­би бәй­ге­се дә­вам итә. Кат­наш­кан һәр ба­ла кү­ңе­ле­нә ту­ган тел­гә, әдә­би­я­ты­на хөр­мәт хи­се са­лып үт­сен ул, бе­рүк. Нә­фис сүз ос­та­ла­ры­на уңыш­лар те­ли­без!         

Лилия Гыйбадуллина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: