Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының «Мизгел» бию ансамбле «Чердак» фестиваль-конкурсында гран-при алды

9нчы октябрь көнне Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «ЧЕРДАК» VI Халыкара күп жанрлы балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваль-конкурсы үтте.

Әлеге конкурста Чаллының «Мизгел» бию ансамбле гран-при алды. Бу хакта алар социаль челтәрдәге аккаунтларында хәбәр итә.

«Яңа уку елына һәм яңа бию сезонына яхшы нәтиҗәләр белән керәбез. «Мизгел» бию ансамбле яңа биеклек алды – "ЧЕРДАК" VI Халыкара күп жанрлы балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваль-конкурсында гран-прига лаек булды.

Җитәкчебез Хәйретдинова Резеда Исхаковнага тырышлыгы һәм коллективның үсешенә керткән бәяләп бетергесез зур өлеше өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм конкурсны оештыручы @dar.fest берләшмәсенә дә югары оештыру дәрәҗәсе һәм бирелгән бүләкләр өчен зур рәхмәт» дип язылган әлеге хәбәрдә.

«Мизгел» бию ансамбле хакында тулырак: http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/mizgelne-parizhda-ktlr

Фотолар социаль челтәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев