Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мизгел»не Парижда көтәләр

Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбе базасында «Мизгел» бию ансамбле эшләп килә. 15 ел эчендә бик күп уңышларга ирешкән төркем бу.

Ансамбльне Хәйретдинова Резеда Исхак кызы 2007 елда оештыра. (Резеда ханым Чаллы шәһәренең 16нчы «Чакматаш» балалар иҗат үзәгеннән килеп 4нче мәктәп базасында эшли)

Киләсе елга ансамбльгә 15 яшь тула. Шушы дәвердә ирешкән уңышлары, тупланган кубоклары аларның санап бетергесез. Шуларның иң дулкынландырганы - Париж шәһәрендә "ЮНЕСКО" бию советы житәкчелегендә 2022 елның январендә үткәреләчәк, легендар хореограф Мариус Петип исемендәге Халыкара Яшьләр форум-бәйгесенә чакыру. Кызлар Татарстан Республикасын һәм Россия Федерациясен бөтен дөнья күләмендә танытуда үз өлешләрен кертәчәкләр.

Резеда ханым ансамбльнең тарихы, мөһим җиңүләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

Җәйге чорда да кызлар бию буенча осталыкларын арттыруны дәвам итәләр. Июнь аенда алар 3 атна «Let's dance» (Әйдәгез, биибез») дигән лагерьда булачаклар. Әлеге сменага аларны Казаннан «Университет талантов» дигән белем бирү үзәге чакырган. Танылган хореографлар кызларга мастер-класслар үткәрәчәк. Шулай ук, 26нчы июньнән «Мизгел»леләр «Сәләт» лагерына чакырулы.

«Әлеге лагерьга эләгү - безнең хыялыбыз иде. Быел, ниһаять, без моңа ирештек» ди Резеда Хәйретдинова.

«Әле менә бу ике лагерь бушлай була. Ә, гомумән алганда, безнең төрле шәһәрләргә баруларыбыз, конкурсларда катнашуларыбыз - барысы да әти-әниләр хисабына. Елына ике бию куябыз, ел саен ике костюм тектерергә кирәк дигән сүз бу. Әти-әниләребезнең теләктәшлегеннән башка бу мөмкин булмас иде. Без бер команда булып эш итәбез. Мәсәлән, елына ике тапкыр макулатура җыеп тапшырабыз. Ул безгә сизелерлек матди ярдәм була инде». 

Сезнең ансамбльнең үзенчәлеге нәрсәдә дигәндә, кызлар бу сорауга бик теләп җавап бирәләр:

Бүгенге көндә «Мизгел»дә 30 кыз шөгыльләнә. Алар барысы да 1нче сыйныфтан ансамбльгә йөри башлаганнар.

«Бию бит ул - яшәү рәвеше, без хәзер бер гаилә, ансамбль безгә төрле мөмкинлекләр ача» диләр кызлар. Киләчәктә тормышын шушы юнәлеш белән бәйләргә теләүче кызлар да бар.

Ансамбльне төп берләштерүче кеше, әлбәттә, аларның укытучылары Резеда Исхак кызы.

«Резеда Исхаковна безгә төрле биюләр өйрәтеп кенә калмыйча, яңадан-яңа шәһәрләргә конкурсларга барганда безгә нык таяныч һәм, гомумән, апабыз безгә әни кебек якын, без аны бик нык яратабыз», диләр кызлар.

«Күпсанлы конкурслар арасында иң яратып катнаша һәм иң көтеп ала торганы ул - «Созвездие-Йолдызлык», ди Резеда ханым.

«Чираттагысына барып кайтабыз да, яңа бию өчен идеяләр, яңа костюмнар уйлый башлыйбыз. Гадәттә, яңа елга кадәр бер бию куябыз, яңа елдан соң икенчесен өлгертәбез. Хәзер инде кызларым үсте, өлкән группа 8нче сыйныфта. Биюләр куйганда алар миңа бик нык ярдәм итәләр. Безнең күп биюләребез сюжетлы килеп чыга, илһам шулай килә безгә».

Резеда ханым әти-әниләрнең теләктәшлеге, ярдәме зур роль уйнаганын кабат-кабат искәртте. Төрле шәһәрләргә конкурсларга барганда 30 балага күз-колак булу, 30 костюмны үтүкләп әзерләү (ике бию куясы булса, ул 60ка әйләнә) искиткеч зур хезмәт һәм җаваплылык. Шундый вакытта ярдәмгә килүче әти-әниләр бар, аларга рәхмәт, диде Резеда ханым.

Әлеге тырыш, бердәм коллективка һәм аларның алыштыргысыз җитәкчеләре Хәйретдинова Резеда Исхак кызына киләчәктә уңышлар һәм барлык хыял-ниятләренең чынга ашуын телик.

Ләйлә Мирзаһитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев