Актаныш районында яшәүче Сабитовлар «Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән
Ачык ишек

Актаныш районында яшәүче Сабитовлар «Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән

Шулай ук Сабитовларга өр-яңа автобус ачкычы тапшырганнар.

 

Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында районның күренекле гаиләсе Венера һәм Алмас Сабитовларны бүләкләделәр.

Әлеге күпбалалы гаилә «Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган. Сабитовлар диплом һәм медаль белән хөрмәтләнде. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Шулай ук балалар йортыннан кайткан сабыйларга гаилә назы, ата-ана җылысы бүләк иткән Сабитовларга өр-яңа автобус ачкычы тапшырдылар.

https://tatar-inform.tatar

Әлеге язма сезгә кызык булырга мөмкин ► «Көмеш кыңгырау» Сабитовлар гаиләсендә кунакта

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев