Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сабитовлар гаиләсендә кунакта

Актаныш районы Киров авылында Сабитовлар гаиләсендә кунакта булып кайттык әле. Әлеге сәфәребездән кайбер мизгелләр белән таныша аласыз.

Сабитовлар гаиләсендә бүгенге көндә 9 бала мәктәпкә бара. Әйе! Берьюлы тугыз бала! Мәктәпкә инде, әлбәттә, әзерләнә башлаган алар. Киемнәр, сумкалар алынган. Җәй белән саубуллашасы гына калган. Анысы ничек була ул, дисәгез, болайрак. Сабитовлар гаиләсендә Җәйне каршы алу, Язны каршы алу, Кышны каршы алу ...һәм озату бәйрәмнәре бар. Гаилә традициясенә әйләнгән бик күп гадәтләре бар аларның. Бергәләп балыкка йөрү, мәсәлән. 

Биредә һәркемнең үз шөгыле бар!

Максим әтисе белән бергәләп квадрацикл ясаган. Кыш көне йөрергә снегоход та ясаганнар! Кулибинчылар бәйгесендә беренче урын да алган ул! Афәрин!

 

Шахмат, шашка уйнарга, биергә, җырларга... тагын әллә ниләр эшләргә ярата алар. 

 

Кунакчыл, иҗади, тату Сабитовлар турындагы язмабызны газетабызның киләсе санында укырсыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Сәяхәт МИРАС балалар авыл