Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

13нче «Ефәк юл» халыкара ярышлары 15нче июль көнне тәмамланачак

Ралли Евразия киңлеген тоташтырган борынгы сәүдә маршруты буенча уза.

13нче «Ефәк юл» халыкара ярышлары 6нчы июль көнне башланды. Ярышларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров старт бирде.


«Ефәк юл» безнең район аша үтте ► http://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/efak-iuly-beznen-raion-asa-utte


Казанның Меңьеллык мәйданында мотоциклларда, квадроциклларда, Т1 һәм Т2 внедорожникларында, Т3 баггиларында, йөк машиналарында барлыгы 98 экипаж җыелган иде.

Россиялеләрдән тыш, ярышларда Кытай, Белоруссия, Франция, Италия, Швейцария, Сербия, Израиль, Сүрия, Иран һәм дөньяның башка илләреннән вәкилләр катнаша.

Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, ралли Евразия киңлеген тоташтырган борынгы сәүдә маршруты буенча уза.

«Бу маршрут бөтен Евразияне: аның территорияләрен, кешеләрен, аларның язмышларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телләрен һәм динен бәйләгән иң борынгы юл булып тора. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм җиңүләр телим», — диде Россия Тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Ефәк юл» — зур спорт бәйрәме, дөньякүләмендә әһәмиятле уникаль проект.

«23 илдән 98 экипажның әлеге ярышта катнашуы безнең өчен бик зур дәрәҗә. Бу — Татарстан өчен бик мөһим вакыйга. Бездә техник спорт төрләре бик популяр. Раллида катнашучыларга, бәйрәм кунакларына һәм барлык казанлыларга рәхмәт белдерәсем килә. Хәерле юл!»- дип өстәде Татарстан Рәисе.

«Ефәк юл» раллие Россия Федерациясенең 13 төбәге аша узачак. Маршрут Казан, Уфа, Магнитогорск, Оренбург, Самара, Саратов, Волгоград, Липецк һәм Мәскәү кебек шәһәрләрне үз эченә ала.

Раллиның озынлыгы 5 мең 247 км тәшкил итә, шуларның 2 мең 277 км зур тизлек белән үтә торган участоклар. Катнашучылар 15нче июльдә Мәскәүдә финишка килеп җитәрләр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев