«Ефәк юл» безнең район аша үтте
Мамадыш районы Катмыш авылы кырыенда үзенчәлекле вакыйга булды.
Мамадыш районы Катмыш авылы кырыенда үзенчәлекле вакыйга булды. Кичә шушы авыл янындагы басуда «Ефәк юл» дип аталган раллиның беренче тукталышы булды.
Ралли ул – берничә мең километр дәвамында үтә торган машина юлы трассасы. Шушындый хәл өчен безнең районлылар Сабантуйга охшаганрак чара оештырдылар.
Гәрчә анда уен төрләре булмаса да, җыелган халык ралличыларны көткәндә җырлар тыңлады һәм биюләр һәм гармунчыларны тыңлады. Анда безнең район халкы җыелган иде. Биш йөзләп кеше чараны карады.
Хәтта авыл кешеләре дә үзләренең барлык эшләрен ташлап килделәр. Мин үзем котырынып выжылдап чабучы машиналар күргәндә исем китмәгән иде. Ләкин алар туктый торган җиргә килеп, аларның машиналардан төшкәннәрен күзәткәндә чынлап гаҗәпләндерде.
Арада бер машинаның ике ягыннан ике кыз чыгып каскаларын салгач, битләрендәге тузан катламын күреп шаккаттым. Өсләрендәге ничә кат сыланып торган киемнәре чепертәгән иде аларның.
Безгә берсенең дә яннарына барырга рөхсәт итмәделәр. Сорау бирәсем килә, фотога төшәсем килә алар белән дисәм дә, куып кына җибәрделәр.
Тәки берсе белән качып кына фотога төштек. Сезгә ничә яшь дигәнгә, — кырык дип җавап бирде һәм безне тагын алар кырыеннан озаттылар. Ә ул тип-тигез ап-ак тешләрен елтыратып карап калды.
Әмир Фәрхуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев