Бәйрәм бүген!
Синеңчә, «бәйрәм» төшенчәсе нәрсәдән гыйбарәт? «Тәмле-тәмле ризыкларга бай табыннан, кунаклардан, чәчәкләрдән, шаяру-сөйләшүләрдән» , — диярсең син. Дөрестән дә, беренче карашка бәйрәм нәкъ шулардай тора кебек. Чынлыкта исә аның икенче ягы да бар: ул - әзерлек вакыты.