Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Җәйнең бер көне

25 июля 2019, 15:29

1244

0

2

Исәнмесез “Көмеш кыңгырау” хезмәткәрләре. Безнең балалар бакчасындагы матурлыкны сезнең белән дә уртаклашасыбыз килә. Җәй. Табигатьнең иң гүзәл чагы. Бигрәк тә кояшлы, матур көннәр балаларны урамга, уйнарга үзенә тартып тора. Безнең Нагорный бистәсендәге 186нчы “Нәүрүз” балалар бакчасына да балалар бик теләп киләләр. Чөнки аларны монда аллы-гөлле чәчәкләр, төрле әкият геройлары каршы ала. Балаларның җәйге яллары күңелле, файдалы үтсен диеп безнең балалар бакчасы мөдире Ләйсән Марселевна бик тырыша. Балаларны, әти-әниләрне бакчабызның сихри матурлыгы, гүзәллеге үзенә тартып тора. Безнең бакчабызга килгән һәрбер кунак сокланып китә. “Нәүрүз”- дигән бакча бар, Нагорный бистәсендә… Танышыгыз, күрегез, Чакырабыз сезне дә. Казан шәһәре, 186нчы “Нәүрүз” балалар бакчасы тәрбиячеләре Сәләхиева Алия, Садирова Илзира ,өлкән тәрбияче Измайлова Мария.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X