Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Яз исе. Тузганаклар.

20 мая 2020, 13:26

3284

0

1

Безнең “Күбәләк” балалар бакчасына йөрүче балалар язны сагынып көтеп алдылар. Чөнки бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык урамда. Бигрәктә май ае. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе, бал исе. Май аен чәчәкләр ае дип тә атыйлар. Ай башында сиреньнәр, шомыртлар чәчәккә күмелә. Тузганаклар сап-сары чәчәк ата. Без балалар белән нәкъ менә шул тузганаклар белән танышырга булдык. Безнең бакчабыз яныннан ерак түгел бик күп үсәләр алар. Алардан бал ясап булуы турында, файдалы үлән итеп куллануныда белделәр алар. Кызларыбыз башларына тәкыя үрергә өйрәнделәр. Ә иң мөһиме балалар үсемлекләр белән танышуларын дәвам итте, тузганак чәчәген танырга, исемен әйтергә, төзелешен (чәчәге, сабагы, яфраклары) буенча аера белергә өйрәнде. Сүз байлыгын киңәйттеләр. Шулай ук балаларыбызның сенсор тою һәм кабул итү сәләтен, игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерергә тырыштык. Үсемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләдек. Табигать белән турыдан-туры аралашу аларның күңелендә шатлык хисләре уятты. Хисләрне аңлатып бетергесез иде... Мөслим “Күбәләк” балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Абдуллина Резедә Рифкать кызы.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X