Көмеш кыңгырау

“Әтием - горурлыгым”

390
0
1

21 февральдә – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Лилия» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә “Әтием - горурлыгым” исеме астында әтиләр катнашында кичә уздырылды. Балалар бу кичәне зарыгып көттеләр һәм бик яхшылап әзерләнделәр. Бәйрәм балаларның әтиләренә багышланган җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң кызыгы – икенче өлеш иде. Әтиләр һәм балалар ике командага бүленеп спорт эстафетасында көч сынаштылар. Алар өчен төрле кызыклы конкурслар, эстафеталар әзерләнгән иде. Балалар әтиләренә бик матур бүләкләр дә әзерләделәр. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче 30 баланың әтиләре, бабайлары, дөньяның бөтен мәшәкатен онытып ,бәйрәмдә бик актив катнашты. Физик тәрбия инструкторы Бикмурзина Гөлназ Мосавир кызы, тәрбиячеләр Һадиева Миләүшә Әзһәр кызы, Шамигулова Гөлназ Наил кызы җитәкчелегендә әзерләнгән бу бәйрәм бик күңелле үтте. Һәркем бәйрәмнән бик канәгать калды. Үзләренең бәйрәмнәрендә әтиләрен күрү балалар өчен иң зур бәйрәм бүләге булды. Икенче көнне балалар бәйрәмне әтиләрсез генә дәвам итте. Мәктәпкә әзерлек төркеме белән уртанчылар төркеме үзара көч сынаштылар. Ярышларларда бердәмлек һәм дуслык җиңде. Хадиева Миләүшә, “Лилия” балалар бакчасы тәрбиячесе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: