Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Сагынып көткән яз килә

17 марта 2020, 10:13

1595

0

1

Көннәр аяз, күктән алсу Нур сибеп, кояш көлә. Җиргә тама көмеш тамчы - Сагынып көткән яз килә. Озакка сузылган карлы-буранлы салкын кыштан соң, җиребезгә яз аяк баса. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз! Яз иң матур вакыт. Балалар гына түгел, олылар да кояшлы көннәргә бик шатлана. Шушы матур чорда безнең әти-бабаларыбыз, әни-әбиләребез, якыннарыбызның бәйрәме. Шушы бәйрәмнәрдә бергә җыелып күрешәбез, сөйләшәбез, уйныйбыз, балаларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәтеп сөендерәләр, кул эшләнмәләрен чын күңелдән бүләк итәләр. Олылары да, кечеләре дә яз кояшыдай җылы елмаюлары, аяз йөзләре белән яшәргә дәрт өстиләр. Һәрвакыт күк йөзе аяз, дөньяларыбыз тыныч, балаларыбызга шатлыклы тормыш алып килсен языбыз. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая, күңелле дә соң яз көне! Азнакай шәһәренең 18 санлы “Улыбка” балалар бакчасының кече яшьтәге төркем балалары, әти-әниләре һәм тәрбиячеләре Гөлназ Аетова, Гөлгенә Заһидуллина, Гөлнара Гадиева.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев