Көмеш кыңгырау

Пленэр - саф һавада табигый кояш яктысында рәсем төшерү

459
0
4

Чаллы шәһәре картиналар галереясе хезмәткәре, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы Рузия Марсель кызы Гафурова «Шәһәр этюдлары» дип исемләнгән проект башлап җибәрде. Бу проект кысаларында һәр теләгән кеше, балалар һәм зурлар, профессионаллар, яки беренче мәртәбә рәсем ясаучылар шәһәренең матур урыннарын пленэрда Рузия Марсель кызы җитәкчелегендә ясарга өйрәнә алалар. Бүгенге көндә пленэрлар Шишкин һәм Энтузиастлар бульварында, Тукай скверы, Сидоровка һәм Җиңү паркларында, Чулман буенда, Боровецкий урманында узды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: