Көмеш кыңгырау

Безнең бакчада – бәйрәм

761
0
1

Илне саклаучылар көнен һәркайда үзенчәлекле итеп билгеләп үтәләр. Без дә аны үзебезнең “Алмакай” балалар бакчасында күңелле итеп үткәрдек. Алдан һәр төркем балалары әтиләре, бабайлары, абыйлары өчен бүләкләр ясадылар. Илне саклаучылар турында кыска фильмнар карадык. Балаларны илебезне саклауда катнашучы чик сакчысы, десантчы, очучы, танкист, һ. б. хәрби һөнәр ияләре белән таныштырдык. Үткән атнада 4 көн буе бәйрәм оештырылды. Һәр төркем балалары әтиләре, бабайлары белән күңелле эстафеталарда катнашты. Ярышлар флешмоб белән башланып китте. Эстафета төрләре дә кызыклы: “Яралыны кырдан алып чыгу”, “Миналарга тимичә кырдан чыгу”, “Төз ат”, “ Җитез үрмәлә”, “Оста хоккейчы” һ. б. Бәйрәм программасын Браковенко Надежда Львовна һәм Жилина Екатерина Михайловна бик мавыктыргыч итеп оештырдылар. Соңыннан һәркем “солдат чәе” белән сыйланды. Гаилә белән үткәрелгән мондый чаралар әти–әниләр, тәрбиячеләр, балалар арасын үзара якынайта. Гөлфәния Никитина, Асия Хуҗина, Ландыш Хафизова, Яр Чаллы шәһәре, 118нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: