Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Без янгынга каршы...

17 марта 2020, 10:54

3343

0

1

Безнең балалар бакчасында төрле атналыклар бара. “Без янгынга каршы!” атналыгы да булып узды. Шушы уңайдан күп чаралар үткәрелде. Тематика буенча рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәсе, шигырь конкурсы, флешмоб һ.б. узды. Балалар, әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Бу атналыкта 3нче “Әтәчкәй” төркеме дә бик актив булды. Янгын бит ул зур афәт! Ул – бик куркыныч һәм явыз күренеш. Балаларны кечкенәдән янгын куркынычсызлыгына өйрәткән очракта гына, нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә бу юнәлештә эшне һәрдаим алып барырга кирәк. Әйдәгез, табигатьне, матур бай урманнарыбызны, йорт-җирләребезне һәм гомерләбезне саклыйк! Ләйсән Әхмәтшина, Ландыш Мөхәмәтҗанова, Чаллы шәһәренең 72нче “Антошка” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X