Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Без дә пирог пешердек

01 октября 2019, 11:17

1492

0

1

Хәзерге вакытта интернет чыганакларында төрле «тәмле» марафоннар уздырыла. Һәркем үзе яраткан рецепт белән уртаклаша. Без дә балалар бакчасында алма пирогы пешердек. Алма пирогы өчен түбәндәге ингредиентларны алдык: 4 йомырка, 200 гр шикәр комы, 2 аш калагы майонез, 1 кап йомшарткыч, 3 алма, 50 гр. йөзем, чама белән он. Кирәкле әйберләр әзер. Хәзер инде җиң сызганып эшлисе генә кала. Пирог пешерүдә кызлар гына тугел, малайларыбыз да бик теләп катнашты. Соңыннан барыбыз бергә кабарып пешкән хуш исле шарлотка белән сыйландык. Балаларыбыз бик канәгать калды, өйдә дә әниләренә булышырга сүз бирделәр. Чулпан Минһаҗетдинова, Мөслим районы Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев