Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

«Аҗаган» уены уйнадык

17 марта 2020, 10:23

3864

0

2

Безнең 42нче “Ал чәчәккәй” балалар бакчасында хәрби-патриотик “Аҗаган” уены үткәрелде. Уенда мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әтиләре катнашты. Уенның максаты – балаларның бердәмлекләрен, өлгерлек, кыюлык, җитезлекләрен арттыру, Ватанпәрвәрлык хисләре тәрбияләү иде. Эшчәнлек залда Россия хәрби көчләре турында презентация карау белән башланды. Ул физик культура тәрбиячесенең чыгышы белән үрелеп барды. Балалар Ватанны саклаучылар турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Уенның төп өлеше бакча ишегалдында дәвам итте. “Генерал” кулыннан һәр төркем капитаннары да яулап алынасы каршылыклар турында схема-карталар алдылар. Алар “дошман танкларын” юк иттеләр, “явыз көчләрнең самолетларын” бәреп төшерделәр, “дошманга” сиздермичә генә шуышып үтеп, миналанган мәйданны “чистарттылар”. Биеклекне алу һәм байракны эзләп табу – кечкенә “сугышчылар” өчен авыр да, шатлыклы да булды. “Генерал” аеруча батырлык күрсәткәннәре өчен балаларга рәхмәт сүзләре җиткерде, медальләр белән бүләкләде. Бакчабыз мөдире, әтиләр дә балаларга күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен мактау сүзләре әйттеләр. Соңыннан барлык катнашучылар да тәмле солдат боткасы белән сыйландылар. Мондый чаралар балаларда Ватаннарына карата мәхәббәт хисләрен арттыра, илебезнең хәрби көчләренә карата кызыксынучанлык тәрбияли. Гильфанова Альмира, 42нче “Ал чәчәккәй” балалар бакчасының югары квалификацияле тәрбиячесе.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X