Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

17нче китапханәдә Муса Җәлилгә багышланган кичә

12 февраля 2019, 15:08

1513

0

0

Муса Җәлил - татар милләтен дөньяга таныткан шәхес. Күренекле шагыйребезнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, кече яшьтән үк балалар күнелендә аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан шәһәребезнең 17нче санлы балалар китапханәсендә һәр ел саен герой- шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлап иҗади бәйге үткәрү традициягә керде. Бәйгегә әзерлек барган көннәрдә балалар, ата-аналар һәм төркем җитәкчеләре Җәлил әсәрләрен кулларына алып кат-кат укыганнар, кат-кат ятлаганнар, үз эшләренә, композицияләренә туры килерлек шигырьләрне ныклап өйрәнгәннәр, ай буе Җәлил рухы белән илһамланып иҗат иткәннәр. Димәк, иҗади бәйге гаиләне дә балалары белән аралашуга этәргән, аларны бергә туплаган. Чарада 3 яшьтән 7 яшькә кадәр шәһәребезнең 45 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 12 мәктәптән 1-4 сыйныфта укучы барлыгы 398 бала катнашты.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X