Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Төшләремә керә әбием...

Әкрен генә күзләремне ачам, тәрәзәдән төшкән кояш нурлары битемнән назлап иркәли...

...Төшләремә керә әби

Таныш диспесен тартып.

Догаларың күңелемне

Торалар гел яңартып...

Колагыма ишетелгән бу моңлы җырдан сискәнеп киттем, ирексездән аякларым мине олы як бүлмәгә алып барды. Өебезнең түрендә үк урнашкан йомшак кәнәфи уртасында ап-актан киенгән әбием утыра. Көмештәй толымнары өстенә япкан яулык читеннән чыгып, чигәләре буйлап тошкән чал чәчләре, шул чәчләр арасыннан елмаеп карап торган зәңгәр күлдәй зәңгәр оялчан күзләре әбиемнең күңел халәтен чагылдырадыр төсле тоела. Ап-ак күлмәк итәкләре өстенә ипләп кенә кулларын куеп диспе тарта әбием. Күңелендә булган изге теләкләрне тели-тели, якыннарына саулык-сәламәтлек, озын гомер сорый ул Ходайдан. Бар җиһанны яңгыратырлык итеп кычкырып түгел, үз эченнән тыныч кына, чын күңелдән. Нинди сабыр, акыллы, түземле ул. Купме генә ачы газаплар күрсә дә, тормыш давыллары сындырырга теләп күпме бөксәләр дә сынмаган, сыгылмаган, үз йөзен югалтмаган, хатын-кыз булып кала белгән. Балачагының ачлык, ялангачлык чорына туры килүенә дә уфтанмый ул. Хак тәгалә тарафыннан иңдерелгән сабыйларча ниндидер бер самимилык, чиста намус, аек акыл белән гомер итә биргән...

Уйларымнан арынып чынбарлыкка кайтам. Йөгереп барып кәнәфине кочам. Кәнәфидә таныш диспе...

Әби, әбием, газиз әбекәем минем, ничекләр генә кире кайтарыйм сон үзеңне? Күпме әйтелмәгән сүзләр, кылынмаган гамәлләр калды. Балаларыңа, оныкларыңа үрнәк булып, үзеңнең акыллы киңәшләрең белән безне ялгышлардан саклап яшисе дә яшисе иде бит әле. Никләр генә бу тормышта якыннарыбызның кадерен белмибез икән? Никләр генә бу фани дөньяда үзебезнең кунак кына булуыбызны онытабыз? Күрәсең, кеше бу дөньяга зур сынаулар үтәр очен туа, ә ул сынауларны кем ничек үтә, үтә аламы, ансы инде бер Алла белә.

Әбиемнең диспесен кулларыма алам, алардан уземә генә таныш җылылык бөркелә, күңелдә җырның соңгы юллары тезелә:

...Кулымда әби диспесе

Күңелемдә - бер Аллам.

Тәсбих тартып, диспе укып

Рухыма саулык алам...

Чаллы Шәһәр үзәк китапханәсе, Гайнутдинова Резеда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев