Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Төзәлмәс яралар

«Без – тынычлык чоры балалары» бәйгесенә килгән беренче эш.

“Без сугышта юлбарыстан көчлебез...”

 

Бөек Ватан сугышында 

Җиңүгә җитмеш биш ел.

9 нчы май - Җиңү көне

Гаиләбезгә бәйрәм ул.

 

Бу көнне искә алабыз

Бөек каһарманнарны.

Яу кырында ятып калган

Миннешәех бабайны.

 

Әллә онытты дисезме,

Йөрәк әле дә сыкрый.

78 яшьлек әбием

Җиңү көнендә елый.

 

Сагына ул бер күрмәгән,

Яуда калган әтисен.

Гомер буе йотып яши

Ятимлекнең ачысын.

 

Кайда сез, изге җаннар,

Хәбәрсез югалганнар?

Гомерегезне кызганмый,

Яуда ятып калганнар...

 

Авыл йорты саен кайгы

Өйнең ишеген каккан.

Көн-таң атса, авылдашлар

Өчпочмаклы хат алган.

 

Аэропланнар очкан чакта

Тәкермәннең күгеннән,

- Әтиемне алып кайт, - дип,

Бала-чага йөгергән.

 

Җиңү белән, медаль тагып,

Күрше абыйлар кайткач,

Балаларын кочып алып,

Кысып-кысып яраткач,

Әбием дә зарыгып көткән

Шул бәхетле көннәрне.

Йөгереп барып, әтием дип

Кочаклар мизгелләрне.

 

Көтә-көтә сабыры беткәч,

Канатлары каерылгач,

Сары сагыш кайгылары

Кызчыкның төсен алгач,

Киңәшкәннәр дә әйткәннәр:

- Әтиең кайтты, - диеп.

Кызга яшәү дәрте кергән,

Әтисе алгач сөеп.

 

Зур шакмаклы шикәр дә

Күчтәнәчкә бирелгән.

Кызчык аны алмаган,

Бәрәңге диеп белгән.

 

Әнисенең абыйсы

Булган икән ул “әти”.

Соңыннан әйткәннәр аңа:

Әтиең түгел, ул - абый.

 

Шунда кызчык караган да,

Зәңгәр күзен тутырып,

Әкрен генә абыйсының

Алдыннан төшкән шуып.

 

Зәңгәр күктәй күзләрен

Каплаган сагышлы яшь.

Тынып калган, шул көннән

Олыгайган сабый килеш.

 

- Балакаем, сабыр булыйк,

Илгә килгән хәсрәт.

Мондый югалтуларга да

Түзеп яшәргә кирәк!

 

Үзең турында уйлама,

Без ничек тә яшәрбез.

Ил аякка бассын өчен

Бөтен көчне түгәрбез.

 

Ул заманда, болгавырда,

Күпләр ачка кырылган.

Ә исәннәр, җанын саклап,

Яшәр өчен тырышкан.

 

Тормышның авыр арбасын

Үгез кебек тартканнар.

Бик күпләре яшьли бетеп,

Кара гүргә ятканнар.

 

Исән калганнар бар көчкә

Тормышны күтәргәннәр.

Туган илгә хезмәт итеп,

Тырышып эшләгәннәр...

 

Әби, бәгърем, кичерә күр,

Хатирәңне яңарттым,

Мәңге төзәлмәс яраңны

Бүген тагын кузгаттым.

 

Үткәнемне белмичә мин

Алга таба баралмам.

Нәселдәге шәхесләрдән

Яшәр өчен көч алам.

 

Кулымда утлы каләмем,

Сезгә әйтер сүзем бар:

Бабамнар алган Җиңүне

Сакларга кирәк, дуслар!


Чаллы шәһәре, 41 нче мәктәп, 9 нчы сыйныф укучысы Әмирова Роза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге без - тынычлык чоры балалары

2
X