Көмеш кыңгырау

«Буран каян белгәндер минем эш яратканны?..»

Бу буран каян белгән Минем эш яратканны?! Өй төбенә өеп куйган Кичә көрәгән карны.

Буран

Бу буран каян белгән

Минем эш яратканны?!

Өй төбенә өеп куйган

Кичә көрәгән карны.

 

Бакчадагы бөтен карны

Себерепләр китергән.

Тигез итеп, тыгыз итеп

Таулар ясап бетергән.

 

Мин аптырап тормадым,

Чана шудым көн буе.

Ясаган тавына буран

Сокланып карап торды!

Роза Әмирова, Чаллы, 41нче мәктәп, «Безнең кызлар» әдәби түгәрәге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: