Бу җырны кем башкара? Белсәгез, комментарийда язып калдырыгыз.
Фуат Әбүбәкеров көе Әхсән Баян сүзләре
Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл
Бүләк иткәннәрең истә гел.
Шуннан бирле, сине сагынганда
Кыңгыраулар чыңын ишетәмен.
Җирдә, күктә, кая барсам — шунда
Уем синең белән очраша.
Бөтен хыялларым чынга аша
Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.
Син биеккә очып, күздән киткәч,
Чыңлаганын күкнең ишеттем.
Күңелемне дәшкән күк гөмбәзен
Мин, кыңгырау, диеп хис иттем.
Җирдә, күктә, кая барсам — шунда
Уем синең белән очраша.
Бөтен хыялларым чынга аша
Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.
Чыганак: http://erlar.ru/node/465
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
Без имени
0
0
Зәйнәп Фәрхетдинова
Без имени
0
0
Спектакльнең үзендә Г.Камал артисты Зөлфирә Зарипова да бик матур җырлый, яратам үзен.
Комеш Кынгырау
0
0
Рәхмәт.