Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Юксынам, әбием

***

Син утырткан балан шау чәчәктә,

Хушбуй исе тулган дөньяга.

Дускайларың моңсар сандугачлар

Язлар килүенә куана.

 

Әбием, бәгърем, син юк инде,

Әбием, мин сине шундый сагындым.

Юксынудан юк шул дәвалары,

Җылысы юк синсез язымның.

 

Кышкы юлны чана эзе бизи,

Баланыңны көмеш кар сарган.

Син яраткан алсу алмаларың

Башын иеп тора урамнан.

 

Җәйге таңда чыбыркы тавышы

Ишетелми инде авылда.

Синең кебек җырчы-сандугачны

Урман-болыннары сагына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ку ку