Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

“Җәйге авыл иртәсе”

Илдар Әхмәтов репертуарыннан “Җәйге авыл иртәсе” җырының сүзләре.

Чык тамчылары елмаеп карый таң кояшына.

Чыбыркысын тотып егет китә авыл башына.

Көтү куа күрше-күлән хәл белешеп үзара.

Бакчада уяна гөлләр, алма-чия кызара.

 

Кушымта:

Мондый җәннәт кайда булсын,

Кемнең килсен китәсе,

Шул кадәрле гүзәл бит син,

Җәйге авыл иртәсе.

 

Елмая да тәрәзәне ачып куя кыз бала,

Хәтта басуларга таба тимер атлар кузгала.

Каз-бәпкәләр сагынышып җыела зәңгәр күлгә.

Күбәләкләр очып уйный кошлар сайраган көйгә.

 

Койма башыннан үрелеп

Елмаеп тора җиләк,

Иркәли аны салмак җил

Хәерле иртә теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев