Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

"Яшьлек язым"

Кайвакыт шулай була: матур җыр ишетәсең, сүзләрен өйрәнәсең килә, ә текстын табып булмый. Шуны истә тотып, "Яраткан җырлар" сәхифәсен башлыйк әле. "Казан егетләре" төркеме репертуарыннан "Яшьлек язым" җыры белән башлыйбыз. Тагын нинди җыр текстларын күрәсегез килә, языгыз.

"Яшьлек язым"
Ильнат Фәрхуллин көе һәм сүзләре.
1.Ак чәчәктә ак томан
Минем күңелдә буран,
Күңелем сине көтә,
Йөрәгем сиңа илтә.

Кушымта:
Ак шомырт чәчкәсе -
Яшьлегем иртәсе.
Син минем яшьлек язым,
Онытмам сине назым....

2.Ак каенда ак томан,
Сине күргәндәй булам,
Кич җитә дә, таң ата,
Уйлар син дип саташа.

3.Ак болытта ак томан
Без икәү йөргән урам.
Син минем яшьлек язым,
Онытмам сине назым..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев