Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

"Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып!" 

Безнең редакциядә иң яратып тыңлый торган җырның сүзләре. Клибы белән бергә.

Вадим Захаров репертуарыннан.
Айдар Минһаҗев сүзләре, Айдар Тимербаев көе.

Уралган авыл кичке рәхәткә,
Керәсе килми, нинди күңелле.
Өздереп уйный гармуннарыбыз,
Гөрли урамнар бәйрәм шикелле.
Булды бар иде андый вакытлар,
Эх, сагындыра, калды шул ерак.
Үтәсе килә тагын бергәләп,
Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып.
Үтәсе килә тагын бергәләп, 
Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып.

Киң урамнар да тар иде безгә,
Тик ятуларны белмәдек бер дә.
Узган чагында гармуннар белән
Кызлар күзләрен алмады бездән.
Булды бар иде андый вакытлар, 
Эх, сагындыра, калды шул ерак. 
Үтәсе килә тагын бергәләп, 
Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып. 
Үтәсе килә тагын бергәләп, 
Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып.

Төшләргә керә капка төпләре,
Кышын тын яуган кар бөртекләре.
Куркытмадылар хәтта салкыннар
Кулдан төшмәде бер дә гармуннар.
Булды бар иде андый вакытлар, 
Эх, сагындыра, калды шул ерак. 
Үтәсе килә тагын бергәләп, 
Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып. 
Үтәсе килә тагын бергәләп, 
Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Слушаю каждый день