Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Таңсылу җыры

Роберт Миңнуллин сүзләренә Гөлсинә Гәрәева иҗат иткән җыр.

Роберт Миңнуллин сүзләре, Гөлсинә Гәрәева көе.

Әгерҗе районы Исәнбай авылыннан Мәдинә, Ризван һәм Рәхим Мөхәммәдиевлар әниләре Гөлнара белән бергә чыгыш ясыйлар.

"Таңсылу җыры"

Кызым бер җыр
Уйлап тапкан,
Шул җыр килә
Төрле яктан:

— Мин әнине яратам!
Мин әтине яратам!

Җырлый кызым
Көн дә безгә,
Җыр яңгырый
Бүлмәбездә:

— Мин калачны яратам!
Мин кояшны яратам!

Кызым җырлый,
Җыры тынмый,
Бөтен дөнья
Җырын тыңлый:

— Мин өемне яратам!
Мин илемне яратам!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев