Сәйдә Мөхәммәтҗанова - «Җырларым»
Сәйдә Мөхәммәтҗановадан яңа җыр. Муса Җәлил сүзләре, Радмир Шәйхетдинов көе.
Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
1943, 26 ноябрь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев