Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Син кайда идең?

Бүген күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның (1921-1993) туган көне.

Рамил Миндияр башкаруында

Син кайда идең,
Кайларда йөрдең,
Ничек мин сине
Күрмәдем икән?
Син торган йортны,
Синең урамны
Ничек кенә мин
Белмәдем икән?

Дөньялар гиздем,
Зур юллар кичтем.
Чакырды мине
Синең күзләрең.
Синең исемеңне
Мин белми идем;
Сине сагындым,
Сине эзләдем.

Тик сиңа гына
Җырлармын, диеп,
Мин йөрәгемдә
Бер җыр йөреттем.
Бер көнне әле
Очрарсың, диеп,
Иртә дә кичен
Мин сине көттем.

Бүген син минем
Каршыма килдең;
Мин дә бит сине
Эзләдем, дидең.
Мин дә бит сине
Сагындым, дидең,
Кайларда йөрдең,
Син кайда идең?

Нәби Дәүли сүзләре, Рөстәм Яхин көе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев