Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Саубуллашу

20 елдан артык популяр булган бу җырның сүзләрен язган шагыйрә, җырчы, гармунчы Шәрига Таһированың бүген туган көне. 

САУБУЛЛАШУ
(Илгиз Закиров көе, Шәрига Таһирова сүзләре.)
Томырылып, зәңгәр яулык изәп, поезд чаба,
Ялан тәпи йөгерә яшь каеннар миңа таба.
Барыр юлым иркен басу, кырлар аша үтә,
Алда мине янар учак булып өмет көтә.

Ыргый поезд, дулкынланып юллар атылып кала,
Туган илем, гүзәл җирем мине назлап бара.
Китми булмый, сукмакларым кырлар аша үтә,
Айлы кичтә янар учак булып өмет көтә.

Юл читендә ялгыз нарат кебек калдың басып,
Кайтыр өчен китеп барам синнән, саубуллашып.
Юллар көтә мине, җырлар көтә, шуңа китәм,
Аерылу синнән бигрәк авыр, авыр икән.

20 елдан артык популяр булган бу җырның сүзләрен язган Шәрига Таһированың (1922-2008) бүген туган көне.

Шәрига Гази кызы Таһирова 1922 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасының Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлап, Бөгелмә педагогия училищесында укуын дәвам итә. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында югары педагогик белем ала. Шәрига Таһирова егерме елга якын Лениногорск район мәдәният идарәсе җитәкчесе булып эшли. 

1979 елда Таһировалар гаиләсе Чаллы шәһәренә күчеп киләләр. Шәрига Таһирова шәһәрнең 8нче урта мәктәбендә татар теле укыта. Мәктәптән тыш вакытын уку йортларында, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында, китапханәләрдә очрашуларда үткәрә. Шагыйрә, җырчы, гармунчы, озак еллар Чаллы бәйрәмнәренең йөзек кашы була. Сокланырлык һәм күңелләрдә озак сакланырлык чыгышлары белән халык мәхәббәтен яулый, үзенең башкаларга кирәк булуын тоеп яши. Бөтенрәсәй смотр-концертлары дипломанты, сугыш һәм хезмәт ветераны дигән исемгә лаек. 

Шәрига Гази кызының татар халкының әдәбият, мәдәниятен үстерүгә салган эзе тирән. Аның шигырьләре (Әнвәр Бакиров, Фәйзи Хөснуллин, Илгиз Закиров, Рөстәм Хәйруллин, Әхтәм Миннебаев, Илдар Хәсәнов). күренекле композиторлар тарафыннан көйгә салынган. Шагыйрә сүзләренә Илгиз Закиров көй язган «Саубуллашу» җыры ике дистәдән артык еллар инде бик күпләребезнең күңелләрен әсир итеп яши.
Шәрига Таһирова 2008 елның 31нче декабрендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саубуллашу саубуллашу җыры