Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

"Әрем исе, әрем тәме"

Бу җыр Зөһрә Сәхәбиева, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фән Вәлиәхмәтов репертуарында бар

 көе  сүзләре

Кайтсам әгәр авылыма,
Чыксам әгәр болыннарга,
Әрем исе, әрем тәме —
Элек йөргән урыннарда.

Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме,
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Әрем исе, әрем тәме…

Шул әремнәр исе тула
Сагыш дигән яраларга.
Яннарымда берәү дә юк
Яралардан араларга.

Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме,
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Әрем исе, әрем тәме…

Язмышларның бар ачысы
Әллә инде әремдәме?
Әллә инде мин үзем дә
Шул әремнәр хәлендәме?

Тынгы бирми әремнәрнең
Әле исе, әле тәме,
Мине генә әрнетәме,
Әрем исе, әрем тәме?
Әрем исе, әрем тәме…

Бу җыр  репертуарында бар
Чыганак: http://erlar.ru/node/2817

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев