Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Онытмагыз безне…

Әти, әни, әткәй, әнкәй… Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде.

Салават Шәехов көе, Ләйсән Сабитова сүзләре.

Кошлар сыман аерылып китеп,

Онытмагыз туган якларны

Һәм үстергән ата-ананы.

Еллар узып китәр, балалар,

Сукмакларга явар ак-карлар,

Салкынаеп китәр аралар.

Салкынаеп китәр аралар.

 

 

 

Онытмагыз безне,

Туган якны, туган нигезне.

Нигез дә бит сагына сезне.

Онытмагыз безне,

Ешрак кайтыгыз, балалар.

Якын булсын һәрчак аралар.

Онытмагыз безне,

Онытмагыз безне.

 

 

 

Туган нигезләрне онытмагыз,

Без булырбыз сезгә иң зур терәк

Бездән сезгә бары шул теләк.

Ничә еллар үтсә дә, балалар,

Балалар бит әти-әни өчен

Бала булып һәрчак калалар.

Бала булып һәрчак калалар.

 

Онытмагыз безне,

Туган якны, туган нигезне.

Нигез дә бит сагына сезне.

Онытмагыз безне,

Ешрак кайтыгыз, балалар.

Якын булсын һәрчак аралар.

Онытмагыз безне,

Онытмагыз безне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев