Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

"Олы юлның тузаны"

Белми калдым, сизми калдым яшь гомеремнең узганын...

Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомеремнең узганын.

Олы юлның тузанында
Калды минем эзләрем;
Кайда икән яшьлегем, дип,
Шул юллардан эзләдем.

Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне.
Их, кайтарып алыр идем
Узган гомерләремне.

Олы юлдан атлар килә,
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр барын,
Сагындыра узганы.

 

Бу җыр  репертуарында бар
Чыганак: http://erlar.ru/node/111

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X