Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Өлгермибез

Илфак Шиһапов сүзләре.

Илфак Шиһапов сүзләре.

Өлгермибез, һаман өлгермибез без
Сандугачлар моңын тыңларга.
Һаман эштә, һаман мәшәкатьләрдә
Вакыт та юк юк-бар уйларга.
Заман шундый — без ашыгып барабыз,
Ашыкмасаң, узып китәләр.
Тормыш шундый, һаман соңга калабыз.
Адым саен юлда киртәләр.

Кушымта:
Таң җилләре каеннарны сыйпый,
Күренмичә сайрый сандугач.
Кошлар сайрагынын, таңның җилен
Тыңларбыз тормышлар җайлангач.

Өлгермибез, һаман өлгермибез без
Байлык кирәк тормыш көтәргә.
Кемнәрдәндер куып җиткермәскә дә,
Кемнәрнедер узып китәргә.
Заман шундый — кешедәй яшисе дә
Күрмәгәнне килә күрәсе.
Шуңа күрә туктамы чабасы да
Сандугач тавышсыз түзәсе.

Кушымта.

Өлгермибез, һаман алга чабабыз.
Онытылган дуслар, туганнар.
Һәр көн саен яңа борчу табабыз.
Бик еракта безнең узганнар.
Еллар үткәч тормыш малы җитә дә
Таң җилләре исеп туктагач.
Зират өсте яшел каеннарында
Сайрый таңда үлмәс сандугач.

Кушымта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев