Реклама
Әниләр бәйрәменә бүләккә җыр әзерлибез.
Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш
Әнием кочагында.
Күпме нур һәм җылылык бар
Күңеле учагында.
Әниемнең кочагы -
Изгелекләр учагы.
Балам, диеп, назлап-сөеп,
Ярат, ярат син тагын.
Мең бәла, кайгы-хәсрәтне
Югалта белә әни.
Изге якты теләкләрне
Кәнгә мең тапкыр тели.
Әниемнең кочагы -
Изгелекләр учагы.
Балам, диеп, назлап-сөеп,
Ярат, ярат син тагын.
Әниемнең кочагында
Ап-ак гөлләр үскәннәр.
Ак күңеле билгеләре
Чәчләренә күчкәннәр.
Әниемнең кочагы -
Изгелекләр учагы.
Балам, диеп, назлап-сөеп,
Ярат, ярат син тагын.
Рамил Чурагулов сүзләре, Эльвира Хәмәтнурова көе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз