Мәхәббәт көтә күңел...
Яраткан җырлар

Мәхәббәт көтә күңел...

Ришат Төхвәтуллинның яңа җыры, клибы һәм сүзләре белән.


Айгөл Әхмәтгалиева сүзләре, Зөлфәт Вәлиуллин көе.
Кыр казлары оча парлап,
Кыйгач-кыйгач наз булып.
Күңел көткән мәхәббәтне
Алып кайтыр яз булып.
Әй кыр казы, канатың пар,
Җан юлдашың - ярың бар.
Канат ташлап очып үтче
Ялгызларның яныннан.
Кыр казлары оча иңрәп -
Ялгыз калган каз мәллә?
Сөю көткән, өмет иткән
Җаннар җирдә аз мәллә?..
Кыр казлары оча җырлап,
Күңелдә моң калдырып.
Чын мәхәббәт килә икән
Көттереп, сагындырып....

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Татарчаны русчасы белән бутагансыз.чыктым аша күпер булган

    • аватар

      Комеш Кынгырау

      0

      0

      Видео ютубтан алынган шул, төзәтеп булмый.