Көмеш кыңгырау

Күңелем яз тели 

Флера Гыйззәтуллина шигыре.

Күңелем яз тели 


Кар ява, кар эри... 
Күңелем яз тели, 
Өстемә киямен юкадан. 
Чирәмнәр шытардай, чәчәкләр үсәрдәй 

Ягымлы кояшлар юк һаман. 


Кояшны бер, диләр, 
Елмая гел, диләр... 
Нигә соң көн туа төрлечә? 
Күңелем яз көтә, 
Күңелем яз тели 
Талчыгу, тынгылык бирмичә. 


Өстемдә ак күлмәк - 
Күңелем яз тели. 
Кар ява, яңгырлар сибәли. 
Күрәсең, яз әле сынаулар үткәрә 
Яз көткән туган җир тирәли. 

Флера Гыйззәтуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: