Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Каеннар көтә

Мирсәет абый Сөнгатуллинның 25нче июльдә туган көне. Чын күңелдән котлыйбыз!

 

 

Зөлфәт сүзләре, Зиннур Гыйбадуллин көе.

И, газиз туган якнын
Гөлләре — танышларым.
Саф чишмә... Гөлләр... Зәңгәр күк...
Бүз тургай тавышлары!

Әй, онытылмас якларым!
Болытларның аклары...
Киң кырларның,
Болыннарның
Дәшеп торган чаклары!

Чакырса ерак юллар,
Офыклар дәшсә кабат —
Ак җилкәнем булыр туган як,
Туган як булыр канат!

Әй, онытылмас якларым! —
Болытларның аклары...
Киң кырларның,
Болыннарның
Дәшеп торган чаклары!

Җилферди җилдә каен,
Каеннар көтә мине!
Ак каендай зифа, сылу яр —
Нәкъ шулай көтсәң иде!

Әй, онытылмас якларым! —
Болытларның аклары...
Сөйгән ярның:
«Яратам!» — дип
Йөгереп чыккан чаклары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев