Көмеш кыңгырау

Искиткеч тавыш

Лилия Шакирова җырлый.

Ачы тауда көтеп алдым

Сызлып таңнар атканын

Күңел жырлый сайрый тургай

Талмасын канатлары

Көмеш чишмә чылтырыйдыр

Чакма таш асларында

Бер йотым су җитәр иде

Сагынган чакларымда

Йөгерәм дә менеп китәм

Ачы тау башларына

Истәлеккә язасым бар

Шул тауның ташларына

Исән чакта язасым бар

Мәңгелек ташларына

Ачы тау ташларына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: