Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Илсөя Бәдретдинова⁣⁣ - "Мәктәп бакчасының шомыртлары"⁣⁣⠀

Илсөя Бәдретдинованың яңа җырын тыңлап карагыз әле.

(А. Вәлиуллина сүзләре,⁣⁣ Р. Фазлыйәхмәтов көе⁣⁣, И. Давлянов аранжировкасы һәм тавыш яздыру⁣⁣)

Мәктәп бакчасының шомыртлары

Ак күлмәген кигән быелы да

Шомырт чәчәкләрен биргән идең

Кемнәр булды икән уеңда.

 

кушымта:

Мәктәп бакчасының шомыртлары -

Тәүге сөюләргә шаһитлар.

Кайда калды, ник югалды икән

Шул кадәрле рәхәт минутлар.

 

Мәктәп бакчасының шомыртларын

Кочагыма алам яңадан.

Синең исең килгән чәчәкләрдән

Онытылып, кабат яңарам.

 

кушымта:

Мәктәп бакчасының шомыртлары -

Тәүге сөюләргә шаһитлар.

Кайда калды, ник югалды икән

Шул кадәрле рәхәт минутлар.

 

Мәктәп бакчасының шомыртлары

Җилләр искәч, назлап чайкалды.

Шомыртларым яшьлек елларыма,

Үткәннәргә мине кайтарды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

14

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев