Бәйрәмегез белән, мөхтәрәм укытучыларыбыз!
Яраткан җырлар

Бәйрәмегез белән, мөхтәрәм укытучыларыбыз!

Әхмәт Хәйретдинов көе, Фәнис Яруллин сүзләре.


Балаларның теле — кыңгырау, 
Гел чыңгылдый, ява мең сорау. 
Барысына да җавап биргәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез. 

Укып чыгып, дөнья тануны, 
Бәхетебезне эзләп табуны 
Зур ышаныч белән көткәнсез — 
Сез иң сабыр кеше икәнсез. 

Мактагансыз тиеш урында, 
Яклагансыз тиеш урында. 
Безнең өчен сез тир түккәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев