Көмеш кыңгырау

Бу дөньяда без кунак

Тартсаң, өзелә дә китә - кылдан нечкә ул гомер.

Ринат Гыйләҗев, Рәмзинә Тимерова сүзләре һәм көе. 

1 куплет:
Дөнья малын, бар байлыгын
Булмый бетереп җыеп.
Шөкер кылып булганына,
Яшә нәфсеңне тыеп.

Кушымта:
Бәлки яшәрбез илле ел,
Бәлки калгандыр бер ай,
Күпме гомер бирелгәнен
Белсә, беләдер Ходай.

2 куплет:
Тартса
ң, өзелә дә китә -
Кылдан нечкә ул гомер.
Шул бирелгән гомереңне
Кешеләрчә яши бел.

3 куплет:
Яш
әргә килгәнбез икән -
Яшәргә кирәк җырлап.
Беркем дә мәңгегә килми
Бу дөньяда без - кунак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: