Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Бишек җыры

Бишек җырларын һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буе күңел түрендә саклый. Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла.

Туфан Миңнуллин шигыренә Рәшит Абдуллин язган «Бишек җыры».

Кукмара районы Кәркәүч авылыннан Шагиева Рәзинә кызлары Айсылу һәм Зәлинә белән башкара.

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам-багалмам, үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры, күчәрсеңме син?

 

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?

Әнием диеп, кадерлем диеп,

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

 

Гомерең сукмагын зур юллар буйлап,

Өмет йолдызым, үтәрсеңме син?

Илеңнен данын, намус, вөҗданын,

Балам, әй балам, итәрсеңме син?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев