Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Бердәнберем

"Әругәйдә" төркеме

Син – минем бәхетем, бердәнберем минем, бердәнберем, бердәнберем.

Хыялдагы өметем, бердәнберем минем, бердәнберем, бердәнберем.

Күзләреңдә чагыла мәхәббәтнең ялкыны.

Булсаң әгәр янымда, канатланыр җырларым.

 

Шушы кояш нурларында мәхәббәткә буйсынып,

Йөрәгең дәртле тибәдер барсыннан да уздырып.

Мәхәббәт сине кайда да барыбер эзләп табыр.

Бердәнберем, синең хакка җырларым канатланыр.

 

Син – минем бәхетем, бердәнберем минем, бердәнберем, бердәнберем.

Шатлыгым, сөенечем, бердәнберем минем, бердәнберем, бердәнберем.

Язмышым бүләге син, бу җырым синең хакка.

Булсаң әгәр янымда, канатланыр җырларым.

 

Бәлки әле син үзең дә, җаным, бәгърем, күз нурым,

Язасыңдыр миңа атап матур-матур җырларың.

Яратасың, яратасың, тик сиздермисең генә.

Йөрәгем дә синең хакта, кара, ничек тибә, бергенәм.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев